Эчтәлек

1963 елда гомуми техник факультетның читтән торып уку филиалы буларак ачыла, 1967 елдан кичке гомуми техник факультет, 1973 елдан институт филиалы; 1992 елдан көндезге формада укыту башлана; 1995 елдан хәзерге исемдә.

Эшләү дәвамында 15 меңнән артык белгеч әзерләнә.

2015 елга механика, технологик идарә һәм автоматлаштыру, икътисад һәм идарә итү, квалификация күтәрү факультеты, 16 кафедра, 1 цикл эшли.

Квалификацияле эшчеләр, хезмәткәрләр әзерләү — 4 программа буенча, урта звено белгечләрен — 6 программа буенча, 19 юнәлеш буенча, 3 программа буенча белгечлекләр, 6 программа буенча магистратура әзерләү, һөнәри белем 4 программа буенча алып барыла. 2408 студент укый (536 — көндезге, 323 — кичке, 1549 — читтән торып уку бүлегендә), шул исәптән 1773 — түләүле нигездә.

Педагогик коллективта 115 кеше эшли, шул исәптән 18 фән докторы, 85 фән кандидаты.

Ректоры — В.И.Елизаров (1993 елдан).

Әдәбият

Становление и развитие народного образования в городе Нижнекамске (1961–2003 гг.). Нижнекамск, 2004.