Чын фамилиясе – Ружников.

Биографиясе

1900 елның 21 октябре, Варшава – 1965 елның 20 апреле, Мәскәү.

Мәскәү университетының юридик факультетында укый.

Сәхнә эшчәнлеген 1920 елда Мәскәүдә Ф.Шаляпин исемендәге студиядә башлый.

1925–1927 елларда Мәскәү революция театрында.

1927–1928 елларда – Одесса драма театрында.

1928–29 елларда Казан Зур драма театрында.

1930 елда яңадан Мәскәү революция театрында.

1943–1945 елларда Моссовет исемендәге театрда.

1945 елдан Вахтангов исемендәге театр труппасында.

Иҗаты

Казан Зур драма театрында Астангов шактый зур рольләр башкара, алар арасында: Незеласов («14-69 бронепоезды», В.В.Иванов), Геннадий («Утлы күпер», Б.С.Ромашов), Пешекче («Мәгърифәт җимешләре», Л.Н.Толстой), Квазимодо («Париж Изге Ана соборы», В.Гюго), Кюре («Кюре һөнәрен алыштыра», К.Вотейль), Бетховен («Бетховен», М.Жижмор).

Астанговның Казан сәхнәсендәге иҗаты театр тормышында сизелерлек вакыйга буларак таныла, аның һәрбер роле вакытлы матбугатның игътибар үзәгендә була.

Тәэсирле бизәкләр куллануы, һәр хәрәкәтен җентекләп сайлап алуы, бай интонациясе, костюм детальләренең сәнгатьчә эшләнеше, тирән психологик халәт белән бергә кушылып, актерга спектакльнең идея-фикер бердәмлеген ачарлык образлар тудырырга ярдәм итә.

Актер Бетховенның иҗади кичерешләрен зур җанлылык һәм көчле темперамент белән бирә, Незеласов һәм Геннадий Дубровин образлары аша «ак хәрәкәтнең» идея буларак җимерелүен ачып сала, көч җитмәслек авыр физик хезмәттән интеккән Пешекче тарафыннан әйтелгән сүзләр аристократиянең паразитларча яшәвенә каршы ачулы протест булып яңгырый.

Шулай ук «Тоткыннар», «Хыял», «Рус мәсьәләсе», «Аларның туган илләре бар» һәм башка кинофильмнарда уйный.

Бүләкләре

СССР Дәүләт премиясе (1948, 1950, 1951) лауреаты.

Әдәбият

Юзовский И. Образ и эпоха... М., 1947; Театральная энциклопедия. М., 1961. Т. 1;

Астангов Михаил. Статьи и воспоминания. М., 1971.