Биографиясе

1904 елның 4 феврале, Казан губернасы, Лаеш өязе Уракчы авылы – 1996 ел, Украина ССР, Винница шәһәре.

Мәскәү пехота мәктәбен (1942 ел), командирлар составы белемен күтәрү курсларын (1943 ел), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академия каршындагы командирлар әзерләү курсларын (Мәскәү, 1947 ел) тәмамлый.

Ярославль шәһәрендә заводта эшли.

1921–1937 елларда һәм 1941 елдан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 240 нчы укчы полк командиры (69 нчы армиянең 117 нче укчы дивизиясе).

Воронеж, Дала һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Харьков һөҗүм һәм оборона операцияләрендә (1943 ел), Днепр елгасы өчен сугышта (1943 ел), Люблин-Брест (1944 ел) һәм Варшава-Познань (1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша. Висла елгасын кичеп, Пулавы шәһәре (Польша) янында плацдармны алуда батырлык күрсәтә:

1944 елның 31 июль төнендә К.С.Русаков җитәкчелегендәге полк, кисәк һөҗүм итеп, мөһим стратегик пунктны ала, дошманның күпсанлы контратакаларын кире кайтара һәм күпләгән солдатын юк итә.

1957 елдан запаста. Винницада яши.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, 3 нче дәрәҗә Суворов, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин