Ике ярымшарның да тропиктан тыш поясларында — якынча 20 төре, Россиядә — 9, Татарстанда 3 төре билгеле.

Болын тимофеевкасы (P. pratense) әһәмияткә ия. Башлыча, Россиянең, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себернең Европа өлешендә урман зоналары болыннарында, бигрәк тә тугай болыннарында очрый. Тамыры кыска, үсемлек көпшәк кәсләр хасил итә. Сабаклары туры, сирәгрәк күтәренке, гадәттә, сабак төбе суганчасыман юанайган була. Яфраклары яссы, кытыршы, 3–10 мм киңлектә. Чәчәк төркеме — тыгыз, цилиндр рәвешендәге башаксыман себеркәч (солтан), җәйнең беренче яртысында чәчәк ата.

Россиядә 18 йөздә культуралаштырыла. Яшел азык өчен — башаклану алдыннан, печән өчен чәчәк ату алдыннан җыела. 100 кг яшел массасында — 20–25 терлек азыгы берәмлеге һәм 1,5–1,7 кг үзләштерелә торган протеин, печәнендә 50 терлек азыгы берәмлеге һәм 5 кг үзләштерелә торган протеин бар. Салкынга чыдам, иртә язда үсә башлый, ләкин үсүе акрын. Печәнлекләр һәм көтүлекләрнең үлән катнашмасында мөһим компонент булып тора. Кыр һәм болын-көтүлек чәчү әйләнешендә кызыл клевер белән чәчелә, чәчү нормасы 1 га га чиста килеш 12 кг, 2–3 см тирәнлектә. 2–3 елда тулысынча өлгерә. Коры үзәнлекләрдә уңышы (1 га дан 30–65 ц печән) — 4–5 ел дәвамында, түбән җирләрдәге һәм тугай болыннарында 10–15 ел дәвамында.

Татарстанда чәчүгә «Казан» сорты (1956 елдан) рөхсәт ителгән, катнаш чәчүлекләрдә үстерелә.

Болын тимофеевкасы