Биографиясе

1912 елның 27 мае, Казан — 1987 елның 20 июле, шунда ук.

Казан университетын (1941), Бөтенсоюз тышкы сәүдә академиясен (1948, Мәскәү) тәмамлый.

1930–1934, 1941–1945 елларда Казан предприятиеләрендә эшли.

1934–1937 елларда Кызыл Армия сафларында.

1945–1954 елларда СССР МС каршындагы Совет мөлкәте баш идарәсенең ГДРдагы вәкиле.

1966–1979 елларда совет сәүдәсенең чит илләрдәге (Польша, Болгария) вәкиллекләре хезмәткәре,

Икътисади ярдәмләшү илләре белән хезмәттәшлек итү идарәсе эксперты (Мәскәү).

Минеев җитәкчелегендә завод үсешенә нигез салына, төп җитештерү куәтләре булдырыла, инфратүбән ешлыктагы приборлар, илдә чыгарылучы 1 нче буын (М-20) һәм 2 нче буын (М-220, «Сетунь», «Наири», «Гранит», «Урал-11») электрон-хисаплау машиналарын, алфавитлы-санлы басу җайланмаларын җитештерү гамәлгә кертелә.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — М.Ш.Бәдретдинова