ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР Җир эшләре халык комиссариты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

Казанда рус телендә 1924 елның 25 апреленнән 1933 елның 10 мартына кадәр нәшер ителә, барысы 628 сан.

1930 елның 28 февраленә кадәр «Новая деревня» исеме белән чыга.

Баштарак атнага бер, ә 1928 еллдан атнага ике тапкыр басыла башлый.

Төрле елларда мөхәррирләре — П.Иванов, Е.Самсонов, Г.Кушаев, А.Хәлимов.

Актив авторлары — Е.Гришин, П.Евгеньев, М.Еселев, С.Ильин, М.Назаров, А.Фёдоров, А.Френкель, М.Черноземный.

Даими бүлекләре: «Дөнья буйлап», «Совет Республикалары Союзы буйлап», «Кызыл Татария буйлап», «Авыллар буйлап», «Күрше өлкәләр буйлап», «Безнең кооперация», «Крәстиян үз­ара ярдәмләшү комитетлары», «Мәгариф фронтында» һ.б.

 Тулаем күмәкләштерү башлангач, яңа рубрикалар барлыкка килә: «Колхоз басуларында», «Колхозлардан хатлар», «Колхозчы почтасы», «Авыл хуҗалыгы фәне һәм техникасы яңалыклары».

Юнәлеше

Авыл хуҗалыгының төрле мәсьәләләре буенча язмалар басыла, аларны әзерләү өчен әйдәп баручы агрономнар һәм ветеринарлар җәлеп ителә. Кайвакыт мәкаләләргә өстәмә рәвештә хуҗалыкны алып бару буенча иллюстрацияле киңәшләр белән кушымта-плакатлар чыгарыла.

Газета авылдагы социаль үзгәртеп корулар идеясен, аерым хуҗалыкларны күмәкләштерүләрне пропагандалый, нык тормышлы хуҗалыклы крәстияннәрне репрессияләүне хуплап чыга.

«Красная Татария» газетасы белән берлектә авыл хәбәрчеләре слётлары һәм семинарлары үткәрә. Басмада танылган җирле шагыйрь һәм язучыларның әсәрләре басыла: «Эшче һәм крәстияннәр иҗаты» бүлегендә яшь әдипләрнең язмалары бирелә. Авыл эшчәннәре тормышына багышланган «Колхозчы сәхифәсе» чыгарыла. Наданлыкка каршы көрәш, яшьләр арасына мәҗбүри башлангыч белем үтеп керү төп игътибар үзәгендә була.

Әдәбият

Фасахов К.М. С жизнью в ногу (Периодическая печать Татарии в восстановительный период). Казань, 1979;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров