Авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын күтәрүдә нәтиҗәле чара. Уңышның гомуми артымының яртысы ашламалар белән тәэмин ителә. ТР шартларында 1 кг азот-фосфор-калийлы минераль ашламалар кулланганда, өстәмә уртача 4,4 кг бөртекле ашлык, 21,5 кг бәрәңге, 20 кг шикәр чөгендере һәм 38 кг яшелчә уңышы алына.

Минераль ашламалар туфрак аша тәэсир итүче ашламаларга яисә химик мелиорантларга (известьле, гипслы) — туклыклы матдәләрне туфракның үзеннән туплау юлы белән үсемлекләрнең туклануын читтән яхшыртучыларга (кара: Туфракны известьләү, Гипс) һәм үсемлекләр туклануына уңай йогынты ясый торган, турыдан-туры тәэсир итүче ашламаларга бүленә. Соңгыларын гади (бер компонентлы), бер туклыклы элементы булган ашламаларга: азотлы ашламалар (аммиаклы, натрий һәм кальций селитралары, аммоний сульфаты, мочевина һ.б.), фосфорлы ашламалар (суперфосфат, фосфорит оны, преципитат һ.б.), калийлы ашламалар (калий хлориды, калий тозы, калий сульфаты һ.б.) һәм 2 яисә күбрәк туклыклы матдәләре булган комплекслы (икеләтелгән, өчләтелгән) ашламаларга (нитрофос, аммофос, нитрофоска, азофоска, нитроаммофоска, нитроаммофосфат, диаммофоска һ.б.га) бүләләр. Комплекслы ашламалар катлаулы һәм катлаулы-катнаш (кушма һәм катнаш) ашламаларга аерыла. Кушма ашламалар — берничә химик кушылманың завод шартларында эшләнә торган катнашмасы: грануллы ашлама, һәр грануласында ике яисә күбрәк туклыклы матдә була; сыек ашлама, ике яисә күбрәк матдә эремәләре катнашмасы. Катнаш ашламаларны, кагыйдә буларак, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә төрле каты ашламаларны механик юл белән катнаштырып алалар. Минераль ашламаларга шулай ук составында микроэлементлар булган (В, Мо, Мn, Сu, Zn, G һ.б.) микроашламалар да керә. Каты (порошок сыман һәм грануллы) һәм сыек ашламалар җитештерелә. Туфрак тирәлеге реакциясенә тәэсир итүенә карап, физиол. әче (тоз катионнары туфрак эремәсен әчетә торган анионнарга караганда яхшырак сеңә), физиологик селтеле (анионнар үсемлекләр тарафыннан үзләштерелә, катионнар туфракта туплана һәм аны селтеләндерә), физиол. нейтраль (туфрак реакциясен үзгәртмиләр) ашламаларга аерылалар. Минераль ашламалар (органик ашламалар кебек үк) чәчү әйләнешендә аерым билгеләнгән система буенча кулланыла (кара Ашламалар системасы). Минераль ашламаларның нәтиҗәлелеге аларны органик ашламалар белән бергә керткәндә, үсемлекләр ихтыяҗын, туфрак һәм ашлама үзенчәлекләрен исәпкә алып, оптималь микъдарда кулланганда шактый арта. Минераль ашламаларны дөрес кулланмау (артык микъдарда, начар эшкәрткәндә һәм үз вакытында кертелмәгәндә) уңышның, туфрак уңдырышлылыгы һәм продукция сыйфатының түбәнәюенә; авыруларга, үсемлекләр һәм терлекләр үлеменә, елга һәм сулыкларның пычрануына китерә.

Татарстанда 1 га чәчү мәйданына 1 кг тәэсир итүче матдә исәбеннән кертелгән минераль ашламалар: 1996 елда — 94, 1997 елда — 105, 1998 елда — 74, 1999 елда — 55, 2000 һәм 2005 елда — 76; 2011 — 60; шул исәптән азотлы ашламалар — 41,9, фосфорлы — 13,5, калийлы — 13,6. Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре кулланган минераль ашламаларның гомуми күләмендә аммиак селитрасы («Менделеевсказот» ҖЧҖ җитештерә, Менделеев шәһәре), азофоска, аммиак суы, хлорлы калий, калий сульфаты, нитроаммофоска күпчелек урынны алып тора.

Шулай ук кара: Ашламалар, Авыл хуҗалыгын химияләштерү.

Авторлар — М.Ю.Гыйләҗев, И.Н.Афанасьев