Биографиясе

1931 елның 7 мае, Кыргызстан АССРның Каракүл, хәзерге Пржевальск шәһәре – 2000 елның 6 сентябре, Уфа.

1954–1957 елларда Башкорт опера һәм балет театры, 1957–1980 елларда Башкорт филармониясе солисты.

Бер үк вакытта 1971 елдан Уфа сәнгать институтында укыта, операга әзерлек (1983 елдан), ялгыз җырлау (1994 елдан) кафедралары мөдире.

Опера партияләре: Марфа, Кар кызы («Патша кәләше», шул исемле опера, Н.Рим­ский-Корсаков) һ.б.

Концерт репертуарына чит ил, рус, башкорт композиторларының камера-вокаль әсәрләре, традицион башкорт халык җырлары керә.

Башкорт вокаль башкару сәнгате тарихы буенча хезмәтләр авторы.

Шәкертләре арасында Башкортстан Республикасы халык артисты Р.Азнакаева, Л.Гәрәева, халыкара, бөтенроссия, региональ конкурслар лауреатлары һәм дипломантлары (С.Аргинбаева, Д.Некрытов, Р.Идрисова һ.б.) бар.

Әдәбият

Уфимскому государственному институту искусств 25 лет. Уфа. 1993.

Автор – Ф.Ш.Салитова.