Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородский исеме белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек. XIX йөз уртасында алпавыт Н.И.Депрейс авылда Казан губернасы чикләреннән ары да билгеле булган ат заводы ача.

ХХ йөз башында Казан Богородица (1801 елдан, алпавыт хатыны М.Я.Депрейс иганәсенә төзелә; 1920 елларда ябыла; классик стильдәге дини архитектура истәлеге) һәм Никола (1821 елдан; сакланмаган) чиркәүләре, земство мәктәбе (1880 елда ачыла; 1869–1873 елларда – хосусый мәктәп), 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1210,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Собакино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Казан авыл, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Шәпше авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Новь”авыл хуҗалыгы оештырыла. 1935 елдан – Марфин исемендәге колхоз (1948 елда Жданов исемендәге колхоз итеп үзгәртелә), 1950 елдан – “Урак һәм чүкеч” колхозы эшли.

Авылның үсешенә агроном, 1962–1982 елларда “Урак һәм чүкеч” колхозы рәисе булып эшләгән А.П.Орлов (1929 – 1982) зур өлеш кертә; аның җитәкчелегендә колхоз югары нәтиҗәлелеккә ирешә һәм Татарстан күләмендә иң алдынгы колхозлардан санала. 1988 елдан хуҗалыкны РФнең атказанган авыл хуҗалыгы җитәкчесе А.А.Захарова җитәкли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1970 елларда авыл шәһәр һәм авылны якынайту буенча тәҗрибә мәйданчыгы булып китә: шәһәргә хас торак йортлар, социаль инфраструктура объектлары төзелә (төзелеш проекты авторлары Ә.Г.Бикчәнтәев һәм Х.Х.Ихсанов 1973 елда СССР Министрлар Советы премиясе белән бүләкләнә). Авылга Дубровка, Николаевка, Новый Ключ, Сидорова Пустошь, Тимошкино торак пунктларында яшәүчеләр күчереп утыртыла.

Хәзерге вакытта авылда урта мәктәп (1969 елга кадәр – тулы булмаган урта, 1970 елдан - урта мәктәп), мәдәният йорты (1969 елдан), китапханә (1946 елдан), “Мәдинә” мәчете (2012 елдан), кәшәнә (2013 елдан); мәктәп каршында – Сугышчан һәм хезмәт даны музее (җитәкчесе –Ф.С.Хәйретдинова), мәдәният йорты каршында – “Балаган” театр коллективы (1979 елдан); “Италмас” (2011 елдан), “Капелька” (2013 елдан) фольклор коллективлары, “Фирүзә” фольклор ансамбле (1980 елдан; 1993 елдан – халык коллективы, оештыручысы – А.М.Садрыева) һ.б. эшли.

Авылда төзекләндерелгән парк бар. 1965 елда Советлар Союзы Герое Н.Д.Липатовка – бронза бюст, 1990 елда Билгесез солдат һәйкәле куела.

Күренекле кешеләре

Е.А.Михеева (1944 елда туган) – сыер савучы, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны

1646 елда – 87,
1782 елда – 253 ир-ат;
1859 елда – 784,
1897 елда – 675,
1908 елда – 872,
1920 елда – 788,
1926 елда – 688,
1938 елда – 540,
1949 елда – 368,
1958 елда – 279,
1970 елда – 176,
1989 елда – 1200,
2002 елда – 1229,
2010 елда – 1268,
2017 елда – 1253 кеше (руслар – 59%, татарлар – 37%).