Биографиясе

1908 елның 19 октябре, Казан губернасы, Спас шәһәре – 1987 елның 10 октябре, Казан шәһәре.

1940 елда Мәскәү гидромелиорация институтын тәмамлый.

1951 елдан Казан төзүче-инженерлар институтында, 1956–1961, 1965–1983 елларда гидравлика һәм санитария техникасы кафедрасы мөдире, 1961–1965 елларда проректор. Бер үк вакытта 1951–1960 елларда ВЦСПСның хезмәтне саклау Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институты директоры.

Хезмәтләре ачык җирдәге сыеклыкларның турбулент (өермәле) агымы гидродинамикасына карый.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Основы проектирования и расчет отопления и вентиляции с сосредоточенным выпуском воздуха. М., 1958 (автордаш).

Отопление и вентиляция животноводческих помещений. Казань, 1964 (автордаш).