Тарихы

1656 елдан Бишекле Елга буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Игать Верхняя Уратьма тож, Уратьма, Гать Васильевская исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, сәүдә, мичкә, тәгәрмәч ясау.

1840 елда сәүдәгәр Ф.А.Фирсов акчасына искергән агач чиркәү урынына таштан Изге Василий Великий һәм Митрофан Воронежский чиркәве төзелә (1930 елларда ябыла, 1985 елда җимерелә), чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

XX йөз башында земство мәктәбе (XIX йөз ахыры) эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2840,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Тәкмәк волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Макаровка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Заря” һәм “Ленинский путь” колхозлары оештырыла. 1959 елда “Ленинский путь” колхозы буларак “За урожай” колхозы (Макаровка авылы) белән берләштерелә, 1969 елда совхоз (авыл – үзәк утар) итеп үзгәртелә.

1997 елдан “Нижнекамскнефтехим” җитештерү берләшмәсе “Нефтехимагропром” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Дружба” ярдәмче хуҗалыгы эшли. 2020 елдан “Агромолл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда элеккеге земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елларда җидееллык (1960 елларда яңа бина төзелә), 1982 елда – урта (яңа бина салына), 2010 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2006 елда мәктәптә туган якны өйрәнү музее эшли.

Авылда мәдәният йорты (2015 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), китапханә (1951 елдан мәдәният йорты бинасында, 1988 елдан торак йортта, 2015 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), балалар бакчасы (1977 елдан мәктәп бинасында), күпфункцияле үзәк (2015 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2022 елда яңа бина корыла), якшәмбе мәктәбе белән Изге Василий Великий чиркәве (2002 елдан), Изге Василий Великий һәм Митрофан Воронежский кәшәнәсе бар (2017 елда җимерелгән чиркәү урынына төзелә).

Мәдәният йорты каршында “Вдохновение” (2000 елдан) һәм “Сельские Зори” (2012 елдан) рус вокаль ансамбльләре; “Кураж” (2001 елдан) хореография һәм “Активист” (2017 елдан) яшьләр иҗат коллективлары; “Веселые нотки” (2001 елдан) һәм “Капельки”(2013 елдан) балалар вокаль, “Солнышко” (2013 елдан) хореография ансамбльләре эшли.

Авылга керү урынында табыну хачы урнаштырылган.

Авылда төзекләндерелгән купеле белән Газап чигүче Пантелеймон чишмәсе бар.

Халык саны

1859 елда – 570,
1897 елда – 1152,
1920 елда – 1569,
1926 елда – 1291,
1938 елда – 1124,
1949 елда – 736,
1958 елда – 469,
1970 елда – 417,
1979 елда – 477,
1989 елда – 608,
2002 елда – 907,
2010 елда – 841,
2022 елда – 696 кеше (руслар – 53%, татарлар – 24%, чуашлар – 10%).