Биографиясе

1901 елның 17 марты, Винница өлкәсе Липовец шәһәре — 1985 елның 27 июле, Мәскәү.

1928 елда Мәскәү консерваториясен композиция буенча (Р.Глиэр классы) тәмамлый.

1928–1943 елларда Мәскәү консерваториясенең композиция һәм полифония классларында (1932–1937 елларда һәм 1939 елдан композиция кафедрасы мөдире һәм композиторлык факультеты деканы, 1933 елдан профессор) укыта. Укытуның 1920 елларда югалган академик традицияләрен яңадан торгызуга булышлык итә. 1947–1985 елларда Гнесиннар исемендәге музыка-педагогия институтында эшли, бер үк вакытта, 1949–1964 елларда Казан консерваториясенең теория-композиторлык факультетында полифония курсларын алып бара. Талантлы педагог буларак, аңа «башка шәхесне тудыру теләге» хас була (С.Гобәйдуллина).

Милли яшь композиторларның музыкаль фольклорны үзләштерүен таләп итеп һәм, мәсәлән, пентатоник интонациянең европача язу алымы белән кушылуының катлаулылыгын тирән аңлап, аларны укытуда зур җаваплылык һәм сизгерлек күрсәтә. 1930–1940 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы милли музыка студияләре белән хезмәттәшлек итә. СССРда милли композиторлар мәктәбен формалаштыруга зур өлеш кертә.

Укучылары арасында: Н.Җиһанов, Ф.Яруллин. СССР халыкларының милли музыка сәнгатен тирән аңлавы Литинскийның композиторлык иҗатында сизелеп тора: ул, М.Жирков белән берлектә, әрмән, төркмән, Дагстан фольклоры үрнәкләре нигезендә әсәрләр, беренче якут опера һәм балеты әсәрләрен тудыра. Литинскийның композиторлык стиле югары профессиональ осталыгында, музыкаль идеяләрне үстерүдәге тапкырлыгында, полифоник фикерләү югарылыгында күренә.

Фәнни һәм методик эшләр авторы.

Төп әсәрләре: 4 опера, шул исәптән М.Жирков белән автордаш «Ашкын Нюргун Боотур» («Нюргун Боотур стремительный», 1947; 2 нче редакциясе 1957) операсы һ.б.; 3 балет, шул исәптән М.Жирков белән автордаш «Кыр чәчәге» («Полевой цветок», 1947; 2 нче ред., 1960) балеты; симфония (1928), 2 сюита (1931, 1940), симф. оркестр өчен 2 рапсодия (1966, 1972) һ.б.

Хезмәтләре

О творчестве // Советская музыка. 1934. № 4;

Задачи по полифонии для композиторов: В 3 ч. М., 1965–67;

Образование имитаций строгого письма. М., 1971.

Әдәбият

Ямпольский И. Литинский Генрих Ильич // Музыкальная академия. М., 1976. Т. 3;

Чугаев А., Жиганов Н., Арутюнян А. Отмечая 85-летие со дня рождения Г.И.Литинского // Советская музыка. 1986. № 6;

Григорьева А. Г.И.Литинский. Жизнь, творчество, педагогика: Сб. статей, воспоминаний, док-ов. М., 2001.

Автор – Л.А.Федотова