Тарихы

Рус чыганакларында 1680 елдан Починок Шигазды, Салтыгановы Челны буларак та мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 238 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз , 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Котлы Бөкәш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Татарстан» колхозы оештырыла. 1950 елда ул «Яңа Чаллы» колхозы белән берләштерелә (үзәге – Тәберде Чаллысы авылы). 1956 елгы мәгълүматлар буенча, авылда Калинин исемендәге колхоз (үзәге – Тәберде Чаллысы авылы) эшли. 1992 елгы мәгълүматлар буенча, колхозның үзәк утары Котлы Бөкәш авылында урнаша.

Мәгариф

2000 елларга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1782 елда – 20 ир-ат;
1859 елда – 124,
1897 елда – 235,
1908 елда – 252,
1920 елда – 321,
1926 елда – 273,
1938 елда – 283,
1949 елда – 253,
1958 елда – 242,
1970 елда – 245,
1989 елда – 118,
2002 елда – 73,
2010 елда – 42,
2020 елда – 43 кеше (татарлар).