Проектның авторы Б.Р.Рубаненко, 1987 елда файдалануга тапшырыла.

1995 елга кадәр — «КАМАЗ» шахмат-шашка клубы.

Гомуми мәйданы 2500 м2 булган бинада 8 уку классы, 2 турнирлар залы (468 м2), компьютерлар һәм мәгълүмат-белешмәләр үзәге, азык-төлек блогы бар.

Татарстан Республикасының Шахмат һәм шашка сарайлары — Россия һәм чит илләрдә шахмат, шашка, го кебек интеллектуаль уеннарны пропагандалау һәм үстерү буенча уку-спорт үзәкләре буларак билгеле.