Үләннәр, сирәк кенә куаклар яки ярымкуаклар. 1000 гә якын төре билгеле (30 га якын ыруг), башлыча, Төньяк ярымшарның уртача һәм салкын өлкәләрендә таралган.

Татарстан территориясендә 6 ыругтан 11 төр бар.

Бер- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр. Күпчелек төрләрнең сабагы туры. Яфраклары чиратлашкан, каршыдаш яки әвернә торышлы, гади яки калаксыман, кайвакыт нык кына теленмә, тамыр яны таралгысында урнашкан. Чәчәкләре ялгыз, куентылы яки сабак очында. Касә һәм таҗ яфраклары кушылган. Җимеше – тартмачык. Орлыклары вак яралгылы.

Нәүрүзгөл, тишмәнут (җепсыман һәм төньяк), болынчәй, талакдар халык медицинасында кулланыла.

Гади болынчәй, дарулы талакдар – баллы, тишмәнут, нәүрүзгөл – декоратив үсемлекләр.

Диңгез буе глауксы ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).