Биографиясе

1939 елның 26 апрелендә Юдино районы Киндерле авылында туа.

Үзәк тренерлар мәктәбен (Мәскәү, 1968), Казан педагогия институтының физик тәрбия һәм спорт факультетын (1979) тәмамлый.

«Зенит» ирекле спорт җәмгыятенең Үзәк советы беренчелекләренең чемпионы һәм медаль иясе (1966–1971). 1963–1971 елларда «Ракета» физик культура коллективында тренер, 1971–1978 елларда Республика югары спорт осталыгы мәктәбендә директор, 1978–1993 елларда Урицкий исемендәге СКда өлкән тренер, 1993–2003 елларда ТР Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгының үзәк СКда баш белгеч.

1993 елдан ТР Дзюдо федерациясе президенты, 1997 елдан Россия дзюдо федерациясе президиумы әгъзасы, 2005 елдан Россия Дзюдо федерациясенең ТР төбәк бүлеге рәисе.

1974 елда дзюдо буенча СССР белгечләре составында Япониядә стажировка уза.

РСФСР җыелма командасын СССР халыклары спартакиадаларына әзерли (1974–1975, 1979, 1989), 1986–1990 елларда СССР җыелма командасында (хатын-кызлар) тренер.

Шәкертләре арасында: РСФСР беренчелекләре чемпионнары (медаль алучылары) Д.Е.Яковлев (1973, яшүсмерләр), И.Н.Алексеев (1982, бронза), А.А.Захаров (1981), Е.А.Герасимов (1972, бронза), А.Низамиев (1975–1976, яшүсмерләр), И.Н.Захарова (1986–1988); СССР беренчелекләре чемпионнары (медаль алучылары): Р.Хәмидуллин (1977, бронза, яшүсмерләр), А.Д.Миңлебаев (1992, бронза), И.Н.Захарова (1968, хатын-кызлар, 1988), Р.З.Ларин (1971, 1972, бронза, 1974–1975, яшүсмерләр, юниорлар); СССР Кораллы көчләре чемпионатында җиңүче В.И.Михайлов (1972), ВЦСПС беренчелекләрендә җиңүче Е.Суворов (1994).

Бүләкләре

«Россия Физик культура һәм спорт дәүләт комитетына 80 ел» медале, РФ Олимпия комитетының «Россиядә олимпия хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары өчен» билгесе; Халыкара олимпия комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.