- РУС
- ТАТ
дәүләт эшлеклесе, тарихчы, тарих фәннәре докторы (1958 ел), СССР ПФАнең хакыйкый әгъзасы (1969 ел), РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1966 ел)
1916 елның 8 марты, Тамбов губернасы, Лебедянск өязе Добрый авылы – 1980 елның 27 ноябре, Мәскәү.
Тамбов читтән торып уку педагогия институтын тәмамлый (1936 ел).
1934–1940 елларда Уварово урта мәктәбендә укыта.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
1947–1958, 1961–1967 елларда – Томск университетында, 1961 елдан – ректор.
1958–1961 елларда Казан университетында: профессор (1959 ел), гомуми тарих кафедрасы мөдире (1960 елдан).
1967–1980 елларда РСФСР мәгариф министры, бер үк вакытта Мәскәү университетының урта гасырлар тарихы кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре Көнбатыш Европаның урта гасырлар аграр тарихына, тарих методологиясенә карый.
СССР (1966–1970 еллар), РСФСР (1971–1980 еллар) Югары Советлары депутаты.
Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Проблемы аграрной истории раннего средневековья в немецкой историографии конца XIX – начала XX вв. М., 1958;
Аграрная история западноевропейского средневековья в трудах советских медиевистов // Средние века. 1960. Вып. 17;
О некоторых вопросах дальнейшего изучения теоретико-методологических проблем исторической науки // Вопр. истории. 1961. № 3.
Шарифжанов И.И. А.И.Данилов в Казанском университете // Историческая наука в Татарстане: исследовательские и педагогические традиции. Казань, 1996;
Александр Иванович Данилов. 1916–1980. Казань, 2002;
Профессора исторического факультета Казанского университета (1939–1990): Биобиблиогр. словарь. Казань, 1999;
Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2002. Т. 1.
Автор – Р.Г.Хәйретдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.