Биографиясе

1941 елның 29 сентябре, Бөгелмә шәһәре – 2006 елның 30 октябре, Казан шәһәре.

1964 елда Казан университетын тәмамлый, Казан авиация институтында эшли (1965 елдан).

1967–1996 елларда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Физика-техника институтында, хисаплау газодинамикасы лабораториясе мөдире (1985 елдан); 1997 елдан Казан энергетика университетында, җылылык техникасының теоретик нигезләре кафедрасы мөдире (2001 елдан).

Хезмәтләре катнашманың өч үлчәнешле газ динамикасы мәсьәләләрен чишү алымнарына, гомоген газ тирәлегендә нәстационар процессларга, ярыклар таралу проблемаларына карый. Җ.Сәхәбетдинов өч үлчәнешле чикләнгән челтәрләрне тизләтеп генерацияләү методикасын эшли, эчке яну двигательләрен исәпләү буенча программалар комплексы тәкъдим итә.

СССР Фәннәр академиясенең М.В.Келдыш исем. медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Анализ дискретных моделей движения точки. Казань, 1995.

Математическое моделирование физико-химических процессов в каналах энергоустановок. Казань, 1999.

Математическое моделирование химических реакций. Казань, 2001.