Иске Татар бистәсендә Түбән Кабан күле буенда урнашкан. Казандагы атаклы сәүдәгәр Апанаевлар милке.

XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында «үрнәк» проект белән әүвәлге классицизм стилендә, барокко элементлары кертелеп, сәүдәгәр М.И.Апанаев өчен төзелә. 1872 елда аның улы Г.М.Апанаев бинаны В.П.Александров проекты белән үзгәртеп кора.

Тасвирламасы

Дүрт кыеклы биек түбәле ике катлы кирпеч йортның беренче катында хуҗалык максатында һәм кибет итеп файдаланылган кечкенә тәбәнәк бүлмәләр, ә икенче катта торак бүлмәләре урнашкан. Төп фасадны өчпочмаклы фронтон белән тәмамланучы үзәк ризалит бизәгән. Аның үзәгендә чүкеп ясалган рәшәткәле балкон чыгып торган. Тәрәзәләр арасындагы аралыклар ике катлы пилястралар белән бүленгән.

1960–1970 еллардагы үзгәртеп кору вакытында бинага өченче кат өстәлә, фронтон, бизәкләнгән кәрниз, балкон юкка чыгарыла, икенче катның аркалы тәрәзәләре турыпочмаклы рәвешкә керә.

Торак йорт итеп файдаланыла.

Әдәбият

Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.

Халитов Н.Х. Памятники архитектуры Казани XVIII – начала XIX вв. М., 1989.

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков). Казань,1995.

Автор – Н.Х.Халитов