XIV йөз ахыры – XV йөз башында яши.

Иҗаты

Йосыф пәйгамбәр турындагы Коръән сюжетына корылып, билгесез авторның фарсы телендәге поэмасына нигезләнеп язылган романтик «Йосыф-Зөләйха» (Бәлх шәһәре, Әфганстан, 1409 ел) поэмасы авторы. Дурбәк тасвирламасында сюжет үзенең дини төсмерен югалта, җанлы образлар, кичерешләр, көнкүреш детальләре белән тулыландырыла. Әсәр язучының туган ягында булып узган чын вакыйгаларны чагылдыра.

Поэманың кереш өлешендә автор ул елларда Бәлхтә хөкем сөргән катлаулы сәяси вакыйгалар турында җентекләп яза. Поэманың XVI–XVII йөзләргә караган нөсхәсе 1975 елда Төмән татарларында табыла. Бүтән нөсхәләре Казан, Ташкент, Истанбул һәм Париж архивларында саклана.

Әсәрләре

Юсуф и Зулейха. Ташкент, 1980.

Әдәбият

Бертельс Е.Э. Узбекский поэт Дурбек и его поэма об Иосифе Прекрасном // Дар. Таш., 1944;

История узбекской литературы. Ташкент, 1987. Т. 1;

Маллаев Н.М. Ӱзбек адабиёти тарихи. Тошкент, 1963. 1 кит.

Автор – Ш.Ш.Абилов