Биографиясе

1929 елның 2 августы, Хабаровск шәһәре – 1998 елның 29 гыйнвары, Мәскәү шәһәре.

Хәрби һава көчләренең Краснодар махсус мәктәбен, Ленинград Хәрби һава инженерлары академиясен (1954) тәмамлый.

1954–1959 елларда Камчаткада: авиазвено технигы, авиаполк инженеры. 1959–1963 елларда Белоруссия хәрби округында: техник-эксплуатация часте башлыгы, авиаполк командиры урынбасары. 1963–1967 елларда Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә авиация инженеры.

1967 елдан Мәскәүдә: очкычларны эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча өлкән инженер-инспектор, баш инженер урынбасары, баш инженер, хәрби берәмлек командиры урынбасары, 1979–1985 елларда СССР Хәрби һава көчләре Транспорт авиациясе командующиенең авиация инженерлары хезмәте буенча урынбасары-баш инженер.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.