- РУС
- ТАТ
Халыкка багышланган гомернең чагылышы
Тукайның беренче әсәрләрендә үк татар җәмгыятен белемлелек һәм мәдәният нигезләрендә үстерүнең кирәклеге хакында фикер милли идеологик караш белән яңгырый башлый. Мәгърифәтчелек үрнәге фәлсәфи нәтиҗәләр сәбәбенә әверелә, беренче планга халыкка, милләткә хезмәт итү үрнәге чыга. Шагыйрьнең сатирик иҗаты мөселманнарның аерым вәкилләренең дини фанатиклыгына, наданлыгына, әхлаксызлыгына каршы юнәлгән. Казанда яшәгән чор Г.Тукай иҗатында романтик мотивларны ныгыта, ул үз әсәрләренең бай фәлсәфи эчтәлегенә ирешә һәм үзен халык тормышына мәдхия укучы итеп күрсәтә. Фәлсәфи лирикада аның лирикасының үзәк мотивларының берсе – трагик ялгызлык һәм читләшү формалаша.
Сылтама ясау өчен: Загидуллина Д.Ф. Основные мотивы в поэзии Габдуллы Тукая: отражение посвященной народу жизни // Научный Татарстан. 2011. №2. С.46–52.
Автор турында: Дания Фатыйх кызы Заһидуллина, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.