Тарихы

Авылга 1929 елда шул ук исемдәге колхоз белән бергә нигез салына. Ялкино исеме белән дә билгеле.

XIX йөз уртасында авыл урынында җирле алпавытлар Булыгиннарның бакчасы һәм паркы булган ике катлы утары төзелә (бина сакланган, совет заманында торак буларак файдаланылган, аннан соң анда крәстиян яшьләре мәктәбе, балалар йорты, хакимият органнары, клуб, урта мәктәп урнаша).

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән ТАССРның Спас кантоны Левашёво волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Ялкын авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елдан «Большевик» совхозының үзәк утары (1995–2004 елларда«Ялкын» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» ачык акционерлык җәмгыяте бүлекчәсендә эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф

1941–1945 елларда авылда Бөек Ватан сугышы еллларында илнең көнбатыш районнарыннан эвакуацияләнгән балалар өчен балалар йорты урнаша.

1966 елда ябылган Гурий сигезьеллык мәктәбе нигезендә урта мәктәп ачыла (1987 елда яңа типик бина төзелә), 2017 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Халык саны

1926 елда – 51,
1938 елда – 84,
1949 елда – 195,
1958 елда – 132,
1970 елда – 242,
1979 елда – 378,
1989 елда – 334,
2002 елда – 311,
2010 елда – 287,
2015 елда – 274 кеше (руслар – 69%).