Тарихы

Авыл 1710 елдан Шонталы Пүчинкәсе исеме белән билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Шонталы буларак мәгълүм.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (элекке ясаклы) катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1730–1740 елларда халкының күпчелеге көчләп православие диненә күчерелә (исламга 1850 елларда гына кайта).

1907 елда авылда 2 мәчет төзелә (1930 еллар ахырында ябыла, манаралары киселә; 2014 елда иске мәчет урынында истәлек ташы куела).

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1768 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елда авылда зур янгын чыгып 130 йортны юк итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Кызылъяр волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Спас, 1925 елдан Чистай кантоннарында.

1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Урманасты Шонталысы авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Эшчән» колхозы (беренче рәисе – Ш.Мәхмүтов), 1964 елда «Алга» колхозы оештырыла (1996–2004 елларда «Шонталы» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Ясная Поляна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең «Сөт Иле» бүлекчәсендә эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда 2 башлангыч мәктәп ачыла.

1952 елда яңа төзелгән бинада җидееллык мәктәп ачыла, 1965 елда – сигезьеллык, 1984 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина төзелә). 1955 елда элекке мәчет бинасында китапханә ачыла.

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1996 елдан, аның каршында төбәк тарихы музее эшли), балалар бакчасы (1975 елдан, 1991 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1975 елда төзелә, «Рәйхан» фольклор коллективы эшли), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар. 2002 елда мәчет төзелә.

Авылдан ерак түгел, юкка чыккан Бутлеровка авылы урынында күренекле химик А.М.Бутлеровның кәшәнәле (1904–1908 елларда төзелгән) кабере урнашкан (федераль әһәмиятка ия архитектура истәлеге).

1992 елда Урманасты Шонталысы янында сарыкның ашык сөяге – ашык уенында уен сөяге (кузна) табыла. Аңа борынгы төрки телдә рун язуы белән «Кузначык» дип язылган.

Авыл янында Идел буе Болгар дәүләте чорына караган 2 археология объекты табыла.

Халык саны

1782 елда – 126 ир заты;
1859 елда – 528,
1897 елда – 883,
1908 елда – 987,
1920 елда – 1141,
1926 елда – 756,
1938 елда – 827,
1949 елда – 779,
1958 елда – 811,
1970 елда – 875,
1979 елда – 706,
1989 елда – 464,
2002 елда – 488,
2010 елда – 425,
2015 елда – 423 кеше (татарлар).