Ерымнан кәсләнгән, еш кына куаклык һәм урманнар белән капланган сөзәгрәк битләүләре белән аерыла.

Сызаларның озынлыгы – йөз метрдан берничә километрга, тирәнлеге – берничә дистә метрларга кадәр. Үләннәр белән каплану нәтиҗәсендә үсүдән тукталган ерымнарда тар төпле һәм чагыштырмача текә битле яшь сызалар барлыкка килә. Киң һәм җиңелчә батынкы яки яссы төпле борынгы сызалар бозлык алды чоры климаты һәм мәңгелек туңлык шартларында солифлюкация процесслары барышында формалашкан, өлешчә комсыл балчык һәм вакланган таш юылудан, шулай ук грунт агудан ясалган. Урман кискәндә һәм җир сөргәндә вакытлыча аккан сулар сыза төбендә чокырлар һәм икенчел ерымнар хасил итә.

Җир асты сулы горизонтлар ачылганда, сызалар елга үзәннәренә әйләнә.

ТР территориясе, аеруча аның калкулыклары гомуми озынлыгы 39,1 мең км һәм уртача тыгызлыгы 0,58 км/км2 булган тыгыз сыза челтәре белән ергаланган, бу исә ерым челтәренең озынлыгын һәм тыгызлыгын 2,7 һәм елга челтәрен 1,8 тапкыр узып китә.

Идел, Кама, Вятка, Чишмә, Зәй, Зөя һәм башка елга үзәннәренең биек уңъяк текә битләүләрен сызаның аеруча тыгыз һәм тирән челтәре кискәли.

Сызалар буалар кору, көтүлекләр, бакчалар үстерү өчен файдаланыла.