Биографиясе

1931 елның 11 июне, Запорожье шәһәре — 2018 елның 15 мае.

1954 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан техник университетында эшли, квант электроникасы кафедрасы мөдире (1974–1998).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре радиофизикага, квант электроникасына, оптик-электрон приборлар төзелешенә карый. Польский СССРда беренче электрон-төш-төш резонанслы спектрометр эшли (1971). Нәстационар резонаторлы лазерлар, «Юпитер» тибындагы югары егәрлекле технологик лазерлар, экологик мониторинг өчен приборлар комплексы уйлап таба һәм эшли.

«Татарстан-Болгария» халыклар дуслыгы җәмгыятен оештыручы һәм аның рәисе (1993 елдан).

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Тройной электронно-ядерный резонанс // Журн. эксперим. и теорет. физики. 1971. Т. 61, № 4 (автордаш);

 Оптические резонаторы мощных газовых лазеров. М., 1980;

Динамический диапазон и точность радиотехнических и оптоэлектронных измерительных систем. М., 1989 (автордаш).