Тарихы

Авылга XVIII йөз уртасында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы һәм йомышлы крәстияннәр).

ХХ йөз башында авылда 2 җил тегермәне, ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 472 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Лягушкино (хәзер Родники) авылының Рождество Христово чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Полянка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Родники авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Кызыл Дунай» колхозы оештырыла, 1965 елдан – «Разумовский» совхозы, 1983 елдан «Родники» совхозы составында (1996–2002 елларда «Родники» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Сөт Иле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Балалар Родники авылы мәктәбендә укый.

Халык саны

1782 елда – 26 ир заты;
1859 елда – 185,
1897 елда – 379,
1908 елда – 452,
1920 елда – 409,
1926 елда – 333,
1938 елда – 245,
1949 елда – 222,
1958 елда – 180,
1970 елда – 182,
1979 елда – 154,
1989 елда – 146,
2002 елда – 149,
2010 елда – 145,
2015 елда – 133 кеше (мордвалар).