Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1930 елларда нигез салына.

Нигез салынган көннән Биләр районында. 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Зур Тигәнәле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Бутлеров исемендәге (1957 елдан) һәм «Разумовский» совхозлары (1982 елдан) составында.

Халык саны

1938 елда – 225,
1949 елда – 284,
1958 елда – 120,
1970 елда – 113,
1979 елда – 63,
1989 елда – 15,
2002 елда – 11,
2010 елда – 1 кеше (татарлар),
2015 елда – даими яшәүчеләр юк.