Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында стольник А.А.Козьмин-Караваев тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кызылъяр, Спас исемнәре белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XVIII йөз ахырында алпавыты – А.Д.Сабуров, XIX йөзнең беренче яртысында – Молоствовлар, Демидовлар, Депрейс, А.Г.Киселёв). Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек, тимерчелек, тегүчелек белән шөгыльләнә.

1793 елда Х.Л.Молоствов акчасына, Димитрий Солунский приделы һәм Владимир Мәрьям Ана иконасы приделы белән Спас Нерукотворный таш чиркәве төзелә (классицизм стилендә). 1880–1882 елларда П.А. һәм В.А. Демидовлар акчасына яңадан төзелә (1930 елдан эшләми, 1941 елдан рәсми ябылган, архитектура истәлеге). Чиркәү каршында китапханә була.

1884 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, попечитель Демидов йортында урнаша. Беренче укытучысы – рухани кызы Е.Каталинская була. 20 ир бала укый.

ХХ йөз башында авылда су һәм 6 җил тегермәне, йон-тукыма ману остаханәсе, тимерчелек, 5 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1858,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Левашёво волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Ялкын авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда Кызыл Армия исемендәге һәм «Победа» колхозлары оештырыла; 1952 елдан «Большевик» совхозы составында, 1998–2004 елларда «Караваево» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүлекчәсендә эшли (сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб һәм фельдшер-акушерлык пункты бар, 2000 елларга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Спас чиркәве территориясендә Казан губерна жандарм идарәсе башлыгы һәм Казан губернасында дворянар башлыгы, генерал-майор Н.Д.Булыгинның һәм аның хатыны С.П.Булыгинаның (кыз фамилиясе Молоствова) кабер ташлары сакланган (XIX йөз уртасы).

Авыл янында 3 археология истәлеге табыла, шул исәптән болгар чоры X–XIII йөзләр Караваево шәһәрлеге (республика күләм әһәмияткә ия археология истәлеге).

Халык саны

1782 елда – 355 ир заты;
1859 елда – 964,
1897 елда – 1230,
1908 елда – 1533,
1920 елда – 1142,
1926 елда – 863,
1938 елда – 632,
1949 елда – 375,
1958 елда – 412,
1970 елда – 443,
1979 елда – 335,
1989 елда – 244,
2002 елда – 227,
2010 елда – 172,
2015 елда – 196 кеше (руслар).