Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына.

Оештырылган көннән ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның – 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Лекарево авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Яңавыл” колхозы оештырыла. 1939 елда “Красная волна” (Иске Әрәмәле авылы), “Маяковский” (Маяковский поселогы) колхозлары белән бергә “Красный партизан” колхозы (Олы Әрәмәле авылы) составына керә. 1956 елда – Хрущёв исемендәге колхоз, 1957 елда “Әрәмәле” колхозы итеп үзгәртелә.

1970 елда “Власть Советов” (Лекарево авылы) колхозы составына керә. 1986 елда авыл мөстәкыйль “40 лет Победы” колхозына аерылып чыга.

Халык саны

1926 елда – 16,
1938 елда – 236,
1949 елда – 218,
1958 елда – 196,
1970 елда – 135,
1979 елда – 98,
1989 елда – 61,
2002 елда – 33,
2010 елда – 34,
2017 елда – 21 кеше (руслар – 71%).