Биографиясе

1940 елның 10 февралендә Казан шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1967), «Заветы Ильича» газетасында (Лениногорск шәһәре) әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире.

1969–2005 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында (1992 елдан «Татарстан» Дәүләт теле-радио компаниясе) хәбәрче, мөхәррир, баш мөхәррир, кинорежиссёр, баш кинорежиссёр.

Иҗаты

Татарстанның нефть сәнгате казанышлары, КамАЗ төзелеше турындагы репортажлар әзерләүдә һәм төшерүдә, автор һәм режиссёр буларак телевизион документаль фильмнар булдыруда катнаша, аларның 25е республика, бөтенроссия, халыкара конкурсларда бүләкләргә һәм дипломнарга лаек була.

Хисамов илдә беренчеләрдән булып оешкан яшүсмерләр җинаятьчелеге проблемасын күтәрә: «Бушлык» («Пустота») фильм-трилогиясе (1987, СССР Эчке эшләр министрлыгы бүләге), «Яшьләрнең куркыныч уеннары» («Страшные игры молодых», 1988), «Җан авазы. ПТУ га арткы ишектән» («Крик. ПТУ не с парадного подъезда», 1989).

Әфганстан сугышында катнашучыларның тыныч тормышка кайтуы темасы «Без кайттык» («Мы вернулись»), «Алар мәңгегә ятып калды» («Мы, пережившие друзей») телефильмнарында ачыла. «Коръән – мәхәббәтем» («Любовь моя – Коран») (В.Порохова турында), «Үз халкына – үз кеше» («Свой среди своих») (М.Шәймиев турында), «Күкләр музыкасы» («Музыка небесных сфер») (С.Гобәйдуллина турында), «Владимир Муравьевның тарту көче» («Харизма Владимира Муравьева») һ.б. фильм-портретлар авторы.

Бүләкләре

ТР Журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм – Хрустальное перо» бүләге лауреаты (2000).