Тарихы

1680 елдан Деревня по речке Воне Сухие Врашки буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Самодуровка исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә.

XVIII йөзнең икенче яртысында җирләре капитан С.Буткевичка бирелә, ул шунда Мәскәү губернасыннан берничә крепостной крәстиян гаиләсен алып килә. Ул үлгәннән соң, авыл нәселдән килгән дворян П.Алашеевка сатыла. 1860 еллар башында – 1286 дисәтинә, ярты гасырдан соң 319 дисәтинә сөрүле җирләр В.П.Алашеевка карый. Дворян Алашеевлар нәселе биләмәсендә кечкенә урман, алма бакчасы була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлеклекчелек, шулай ук олаучылык кәсепчелеге тарала.

Авылда 1904 елдан бер сыйныфлы земство училищесе эшли (1920 елда 31 ир бала һәм 19 кыз укый).

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 380 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Казиле волостенда, 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Мурзиха авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында Гассар исемендәге колхоз (беренче рәисе – М.А.Васильева; төп эшчәнлек тармагы – сортлы орлыкчылык). 1958 елда аның составына “Мурзиха” колхозы (Яңа Мурзиха авылы) керә.

1970 елда ТАССРның Министрлар Советы һәм Югары Советы Президиумы Байрагы белән бүләкләнә.

1995–2004 елларда Гассар исемендәге җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативы.

Халык саны

1859 елда – 299,
1887 елда – 380,
1905 елда – 370,
1920 елда – 381,
1926 елда – 283,
1938 елда – 369,
1949 елда – 250,
1958 елда – 205,
1970 елда – 154,
1979 елда – 92,
1989 елда – 52,
2002 елда – 47,
2010 елда – 41,
2017 елда – 40 человек (руслар – 90%, татарлар – 10%).