Тарихы

XIX йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Кичкеево исеме белән билгеле.

1861 елга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда су тегермәне, вак-төякләр кибете була. Авыл җәмәгатенең имана җире 208 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ульянково волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 апреленнән – Подберезье районы үзәге, 1956 елның 17 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Олы Подберезье авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Красная Гора” колхозы оештырыла, 1950 елда “Красная Кубня” колхозы составына керә, 1958 елда “Авангард” колхозы (Олы Подберезье авылы), “Красный Герой” (Каргалы авылы), “Революция” (Турминский авылы) колхозлары “Авангард” колхозына берләштерелә, 1963 елда “Подберезье” колхозы итеп үзгәртелә. 2004 елдан – “Кубня” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, хәзер “Дубрава” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

А.А.Сластунин (1937–2008) – ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музее директоры (1989–2006 елларда).

Халык саны

1859 елда – 156,
1897 елда – 290,
1908 елда – 354,
1920 елда – 296,
1926 елда – 301,
1938 елда – 315,
1949 елда – 190,
1958 елда – 108,
1970 елда – 127,
1979 елда – 117,
1989 елда – 62,
2002 елда – 60,
2010 елда – 25,
2017 елда – 33 кеше (руслар).