Евразиядә таралган.

Татарстан территориясендә ылыслы һәм катнаш урманнарда яши. Идел һәм Кама үзәннәре буйлап оялау ареалының көньяк чиге уза. Күчмә кош. Апрельдән октябрьгә кадәр очрый. Чыршы, зирек, каен орлыклары мулдан булганда, бу кошларның шактый өлеше ел дәвамында яши.

Гәүдәсенең озынлыгы 11-13 см, авырлыгы 11-14 г. Ата затлар яшькелт төстә, күкрәге сары, бүксәсе ак, озынча канатлы, койрыгы аз гына уемтылы, кара, сары сызыклы; башы кара «бүрекчәле». Ана зат кара чуар соргылт-коңгырт төстә. Томшыгы конуссыман, кыска. Өскә һәм аска талпынып оча. Оялау чорында парлаша, ояларын чыршыларның, сирәк кенә нарат һәм каеннарның куе булып үскән өске ботакларында кора. Көрән тимгелле 3-6 зәңгәрсу йомырка сала. Орлыклар һәм бөҗәкләр (еш кына гөбләләр) белән туклана.

Элек-электән өйдә читлектә тотканнар.