Тарихы

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу кәсепчелеге тарала. 1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда тегермән була.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1492 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Качык волостена керә. 1920–1921 елларда Вотяк автономияле өлкәсе составында. 1921 елдан ТАССРның Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алабуга районында.

Хәзер Олы Качык авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кирпеч” колхозы оештырыла. 1956 елгы мәгълүматлар буенча, Фрунзе исемендәге колхоз составында.

1972 елның 2 ноябрендә Алабуга районы хезмәтчәннәре депутатлары советының башкарма комитеты бетеп баручы авыл урынында 1235 кешегә исәпләнгән Солнечный эшчеләр поселогын булдыру турында карар кабул итә (карар тормышка ашырылмый). 1980 еллар ахырында җирләрен бакчачыларга тараталар (территориясе Солнечный поселогы дип атала). Хәзерге вакытта торак пункт шәһәр яны поселогы буларак яши.

Халык саны

1859 елда – 769,
1891 елда – 881,
1926 елда – 955,
1989 елда – 69,
2002 елда – 6,
2005 елда – 10,
2010 елда – 33,
2017 елда – 96 кеше (татарлар – 86%).