Тарихы

1619 елдан мәгълүм (бер версия буенча, Казан ханлыгы чорында да булган).

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, көнлекчелек, кирпеч сугу һәм итек басу кәсепчелеге тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет һәм тегермән эшли.

1886 елдан авылдагы беренче Җамигъ мәчет мулласы Х.С.Мәсәгутов (җәмәгать һәм дин эшлеклесе, II Дәүләт Думасы депутаты) була. 1890 елда мәктәп ачыла.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, 2 тегермән була. Авыл җәмәгатенең имана җире 2731,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Морт авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “8 март” колхозы (беренче рәисе – Ф.Т.Тихонов) оештырыла. 1996 елда – “8 март” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2001 елдан “Морт” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә, 2005 елдан “Морт” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

1936–1958 елларда – машина-трактор станциясе, 1950–1962 елларда – кирпеч заводы, 1965–2011 елларда “Сельхозтехника” берләшмәсе эшли.

Урман хуҗалыгы идарәсе (2001 елдан яңа бинада), янгын сүндерү станциясе (36 торак пунктка хезмәт күрсәтә) бар.

Халкы аграр сәнәгать химиясе һәм авыл хуҗалыгы техникасы предприятиеләрендә, урманчылыкта, электр челтәрләрендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда авылда башлангыч мәктәп эшли, 1932 елда – җидееллык, 1935 елда урта (1979 елда яңа бина төзелә), 2015 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. Бөек Ватан сугышы елларында анда Ленинградтан эвакуацияләнгән балалар урнаштырыла.

1985 елда мәктәптә Сугышчан дан почмагы булдырыла, 1990 елда төбәк тарихы музее статусын ала (оештыручысы – К.Х.Сәлимов). Фондларда 227 саклау берәмлеге бар. Экспозициянең төп бүлекләре: “Морт авылы тарихы”, “Күмәкләштерү”, “Сугыш еллары”, “Мәгариф һәм мәдәният үсеше”, “Сугыштан соңгы чор”, “Халык иҗаты”.

Авылда балалар бакчасы (1944 елдан), мәдәният йорты (1930 елдан, яңа биналары 1947 һәм 1985 елларда төзелә, 2014 елдан Күп функцияле үзәк бинасында урнаша), китапханә (1944 елдан), участок хастаханәсе (бинасы 1999 елда төзелә) эшли.

Мәдәният йорты каршында “Юность” халык бию коллективы (1984 елдан, 1990 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Е.А.Егорова), “Мим” халык балалар бию коллективы (2009 елдан, 2016 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы һәм җитәкчесе – Л.М.Фәрхетдинова) бар.

1995 елдан “Рөстәм” мәчете эшли (революциягә кадәрге мәчет бинасы сакланган, мәчет буларак файдаланылмый).

Авылда “MIRAS” аграр туристлык комплексы булдырылган, аңа умартачылык музее, ачык һавадагы авыл утары музее, кош-корт ихатасы, куян фермасы керә.

Авыл территориясендә төзекләндерелгән “Балавыз” чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

Т.Г.Әхмәтов (1934–2014) – техник фәннәр докторы, профессор, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

Р.Б.Хисаметдинов (1932 елда туган) – ТАССР, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 885,
1887 елда – 1656,
1905 елда – 2128,
1920 елда – 2047,
1926 елда – 2372,
1938 елда – 2206,
1949 елда – 1759,
1958 елда – 1689,
1970 елда – 1379,
1979 елда – 1134,
1989 елда – 1026,
2002 елда – 878,
2010 елда – 889,
2017 елда – 909 кеше (татарлар – 93%, руслар – 6%).