1979 елда Нурлат шәһәрендә ачыла.

Укыту җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе; авыл хуҗалыгын механикалаштыру; икътисад һәм бухгалтер исәбе; автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау; тегү әйберләрен конструкцияләү, модельләштерү һәм технологиясе белгечлекләре буенча алып барыла.

2019/2020 уку елында 438 укучы, 24 укытучы исәпләнә.

Техникумның Чирмешәндә филиалы бар.