Биографиясе

1938 елның 16 июне, Актаныш районы Усы авылы – 2007 елның 27 июне, Казан, Актаныш районы Киров исемендәге совхоз авылында җирләнгән.

Минзәлә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлый.

Гремячинск шәһәрендә (Пермь өлкәсе) шахтёр булып эшли.

Шахтада күмер басып имгәнгәннән соң, 1980 еллар ахырында Казанга кайта.

«Беренче карлыгачлар» (1968 ел), «Юл башы» (1972 ел) исемле күмәк җыентыкларда басылып чыккан шигырьләре белән укучыларга таныла. «Шахтёр моңы» (1983 ел), «Ай сөярмен, ел сөярмен» (1987 ел), «Йөрәк уты» (1993 ел), «Җан җылысы» (2006 ел) исемле шигырь китаплары авторы.

Р.Х.Закировның геройларына ихласлылык, кешелек дөньясын борчыган проблемаларга битараф булмау хас.

Әдәбият

Гаташ Р. Авыл улы, шахтёр, шагыйрь // Казан утлары. 1998. № 6.

Автор – Г.М.Габделхакова