Тарихы

XVI йөзнең икенче яртысыннан татар авылы буларак мәгълүм, 1620 елларда дворян А.Д.Хохлов биләмәсенә кертелә. Революциягә кадәрге чыганакларда Кырлай, Введенский исемнәре белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук өс һәм баш киемнәре тегү кәсепчелеге тарала.

1704 елда алпавыт П.Е.Озеров иганәсенә агачтан Введение чиркәве төзелә, 1770–1780 елларда кирпеч чиркәү салына (барокко стилендәге дини архитектура истәлеге).

ХХ йөз башында авылда земство мәктәбе (1884 елда ачыла), тимерче алачыгы, җил һәм су тегермәне, аракы заводы, киез басу йорты, 7 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1151,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Чыпчык волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Усад авыл җирлегендә.

Мәдәният

Авылда китапханә (1955 елдан) эшли.

Авыл янында археология һәм эпиграфика истәлекләре – Казан ханлыгы һәм соңрак чор әйберләре; тексты татар һәм гарәп телләрендә рельефлы шрифт белән язылган 3 кабер ташы (XVI йөзнең беренче яртысы) табыла.

Халык саны

1646 елда – 102 кеше;
1782 елда – 153 ир-ат;
1859 елда – 865,
1897 елда – 770,
1908 елда – 816,
1920 елда – 853,
1926 елда – 996,
1938 елда – 952,
1949 елда – 790,
1958 елда – 450,
1970 елда – 328,
1989 елда – 113,
2002 елда – 432,
2010 елда – 30,
2017 елда – 39 кеше (руслар).