- РУС
- ТАТ
спортчы (алкалы хоккей), СССРның атказанган спорт остасы (1979)
1957 елның 2 сентябрендә БАССРның Дүртөйле районы Суыккүл авылында туган.
Уфа нефть институтын тәмамлый.
С.Юлаев исемендәге балалар-яшүсмерләр олимпия әзерлеге махсус спорт мәктәбендә тәрбияләнә (Уфа шәһәренең, тренеры М.М.Азаматов).
1979, 1982–1983 елларда дөнья (яшьләр арасында, 1977), 1979, 1982–1983, 1985 еллардау Европа (яшүсмерләр арасында, 1976), 1980–1987 елларда СССР (яшүсмерләр арасында, 1973) беренчелекләрендә җиңүче.
Европа (1979–1986), Швеция (1980) кубоклары иясе.
Дөнья һәм Европа чемпионатларында 26 уенда (5 алка кертә), СССР чемпионатларында 356 уенда (40 алка), Канада кубогына 10 уенда (1 алка) катнаша.
«Салават Юлаев» (Уфа шәһәре, 1976–1979), ЦСКА (Мәскәү, 1979–1987), «Одзи Сейси» (Томакомаи шәһәре, Япония, 1987–1991), «Любляна» (Югославия, 1991–1992) командаларында уйный.
1979 елдан Мәскәүдә яши.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.