Тарихы

XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 206,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Красногорск волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Мамадыш, 1958 елның 19 июленнән Алабуга районында.

Хәзер Яковлево авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта “Красный Дол” колхозы оештырыла, 1958 елда “1 май” колхозы (Чыршы авылы) составында. 1969 елда “Память Кирова” (Яковлево авылы), “Красный луч” (Олы Елово авылы) колхозлары һәм “1 май” колхозы җирләренең бер өлеше җирлегендә “Память Кирова” совхозы булдырыла. 1995 елдан “Память Кирова” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халык саны

1859 елда – 34,
1897 елда – 89,
1908 елда – 126,
1920 елда – 121,
1926 елда – 120,
1938 елда – 126,
1949 елда – 170,
1958 елда – 89,
1970 елда – 51,
1979 елда – 20,
1989 елда – 11,
2002 елда – 9,
2010 елда – 3,
2017 елда – 4 кеше (руслар, татарлар).