1971 елның 3 августында ТАССРның Мөслим районы Мөслим авылында туган.


Казан университетын тәмамлаганнан соң (1994) «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында (корреспондент, бүлек мөхәррире, баш мөхәррир) эшли.

19971998 елларда «Түбән Кама» телерадиокомпаниясенең өлкән мөхәррире».
19981999 елларда Түбән Кама авиация предприятиесенең иҗтимагый һәм тышкы элемтәләр буенча киңәшчесе.

19992000 елларда халык депутатларының Түбән Кама берләштерелгән советы баш белгече, 20002006 елларда «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» коммуналь учреждениесе директоры.

20062008 елларда массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе башлыгы, «Татмедиа» Татарстан Республикасы массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директорының урынбасары, 20082009 елларда  «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары, 2009-2012 елларда - «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары, 2009-2012 елларда «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры, 2012 елда  «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыятенең массакүләм мәгълүмат чаралары буенча генераль директор урынбасары, 2012–2014 елларда «Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте» үзәкләштерелгән дини оешма Аппараты Җитәкчесе, 2014–2015 елларда «Просто молоко» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары, 2015–2018 елларда Департамент җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире, 2018–2019 елларда Татарстан Республикасы Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы.

2019 елның 23 сентябреннән – «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

Медальләр белән бүләкләнә.