1953 елның августында СССР Эчке эшләр министрлыгының Казан хәрби-сәяси училищесы җирлегендә СССР Эчке эшләр министрлыгының Алабуга милиция мәктәбе буларак оештырыла, 1955 елдан Алабуга махсус милиция урта мәктәбе, 2008 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтына кушыла.

Эчке эшләр органнары өчен түбәндәге белгечлекләр буенча урта һөнәри белемле белгечләр әзерли: хокук саклау, административ-хокук эшчәнлеге, хокук белеме. Мәктәпне тәмамлаучыларга «милиция лейтенанты» дәрәҗәсе һәм хокук белгечлеге бирелә.

Эшләү дәверендә 35000нән артык белгеч әзерләнә.

Мәктәпне тәмамлаучылар арасында: РСФСР (1990–1991 еллар) һәм СССР (1991 ел) эчке эшләр министры, РФ куркынычсызлык министры (1992–1993 еллар) В.П.Баранников, РФ эчке эшләр министры (1992–1995 еллар), РФ Герое В.Ф.Ерин, Татарстан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары (1993 ел) Р.Г.Ногманов.

Биналары комплексы Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей саклаулыгының бер өлеше булган уку корпусын (элекке Реаль училище (1878–1882 еллар) бинасы) һәм XIX йөз уртасы – XX йөз башында төзелгән элеккеге 25 торак йортны били. Аларда мәктәпнең тулай тораклары, китапханә, мәдәни-тәрбия эшләре үзәге урнашкан.