- РУС
- ТАТ
Татарстанның Алабуга районындагы авыл. Алабуга шәһәреннән 27 км төньяк-көнбатыштарак, Юраш елгасының (Үмәк елгасының сул кушылдыгы) югары агымы буенда урнашкан
1680 елдан мәгълүм.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук олаучылык тарала.
XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 276,7 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостенда. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.
Хәзер Илмәт авыл җирлеге составына керә.
Күмәкләштерү елларында авылда “Эшче кул” колхозы оештырыла, 1950 елда Калинин исемендәге колхоз (Илмәт авылы) составына керә. 1996 елдан “Илмәт” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.
Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.
1940–1950 елларда авылда башлангыч мәктәп, клуб, китапханә эшли.
1859 елда – 65,
1887 елда – 171,
1905 елда – 124,
1920 елда – 215,
1926 елда – 235,
1938 елда – 243,
1958 елда – 159,
1970 елда – 123,
1979 елда – 70,
1989 елда – 21,
2002 елда – 14,
2010 елда – 12,
2017 елда – 7 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.