Туфракның (яки кышын карның) өстендәге һәм билгеле бер тирәнлегендәге (0,2 дән 3,2 м га кадәр) температурасы, ел дәвамында үлчәнә, 5, 10, 15, 20 см тирәнлектәге сөрүле катламда — елның җылы вакытында.

Туфрак температурасы туфракның җылы кайтаручанлык сәләтенә (альбедо), җылы үткәрүчәнлегенә һәм үсемлекләр төренә бәйле.

ТР территориясендә туфрак өслегендә уртача иң югары температура 23–25 °C (июль), иң түбән температура –14–15 °C (гыйнвар) тәшкил итә. Ярашлы рәвештә температураның абсолют максималь 57 дән 63 °C ка кадәр (Аксубай, 1981), абсолют минималь –48 дән –53 °C ка кадәр (Әгерҗе, 1979) үзгәрә.

Суык булмаган чорның туфрак өстендә уртача озынлыгы 90–120 көн, һавадагы белән чагыштырганда якынча 25 көнгә кимрәк.

Тәүлек дәвамында туфрак өстендә минималь температура: кояш чыкканнан соң 1 сәгать, максималь: җирле төш вакытыннан соң 1–2 сәгать күзәтелә. Тирәндәрәк температураның тәүлеклек һәм еллык тирбәнешләр амплитудасы кими. Тәүлеклек тирбәнешләр — 0,5–1 м, еллык — 15–20 м тирәнлеккә таралалар. Астарак даими тәүлеклек һәм еллык температура (4–7 °C) катламы ята. Тирәнлек белән минималь һәм максималь температураның башлану чоры соңга кала: тәүлек барышында — тирәнлекнең һәрбер 10 см ы саен 2,5–3,5 сәгатькә, ел барышында — тирәнлекнең һәрбер метры саен 20–30 көнгә.

Кышын туфрак уртача 74–114 см тирәнлектә туңа, иң зур туң тирәнлеге март аенда күзәтелә һәм 110–165 см тәшкил итә.