Эчтәлек

Хәзерге татар исемнәре чыгышы белән берничә төргә бүленә:

  • гомумалтай (Алтынчура, Алтынбай, Алтынчәч);
  • борынгы төрки (Байтимер, Уразбикә, Тимерхан);
  • борынгы татар (төрки кеше исемнәрен дә үз эченә ала — Актай, Таңсылу, Ханбәк; болгар-татар — Атлас, Туктар, Туйбикә; кыпчак — Айдар, Байтирәк, Сөембикә; уйгыр — Абас, Даиш, Гильде);
  • гарәп (Асия, Габдулла, Гомәр, Мөхәммәт) — 922 елда ислам дине кабул ителгәч үтеп керә башлыйлар һәм хәзерге көндә дә актив кулланылышта;
  • фарсы (Бану, Гөлнара, Зифа, Рөстәм) — Болгар дәүләтенең Урта Азия һәм Көнчыгыш дәүләтләре белән сәүдә һәм мәдәни багланышларына бәйле рәвештә кулланыла башлыйлар;
  • рус һәм Көнбатыш Европа кеше исемнәре катламы (Светлана, Венера, Альберт, Клара, Рафаэль, Роберт, Регина) — 1917 елдан соң популярлашып китәләр;
  • яңа татар исемнәре (Айгөл, Алсу, Илдус, Ирек, Илназ) — 1917 елдан соң.

Шулай ук кара Атасы исеме. Фамилия.

Әдәбият      

Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре сүзлеге. К., 1981;

шул ук. Татар исемнәре ни сөйли? К., 1998.