Гомуми мәгълүмат

Удмурт Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1939 елда оештырыла. Мәйданы – 2131,11 кв.км. Үзәге – Кизнер поселогы (Ижевск шәһәреннән 166 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 19432 кеше (2014 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1306 кеше (1970 елда – 2199, 1979 елда – 1886, 1989 елда – 1775 кеше). Алар, нигездә, Кизнер поселогында (2010 елда – 1021 кеше) яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Татар мәдәнияте һәм керәшеннәр җәмгыятьләре эшли. «Радуга культур» клубы кысаларында Кизнер район китапханәсе «Кыш бабайда кунакта», «Татар халкының кунакчыллыгы», «Каз өмәсе», «Карга боткасы», «Нардуган», «Яхшыдан яхшы» кебек чаралар үткәрә; татар телендә китаплар күргәзмәсе оештырыла; «Мин татарча сөйләшәм» татар телен өйрәнү курслары булдырыла. Нәүрүз һәм Сабан туе бәйрәмнәре үткәрелә.

Бишенче «Әкият» балалар бакчасында (Кизнер поселогы) татар төркеме оештырыла. Муркозь-Омга авылы мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Кизнерда «Мәхаллә» җирле Мөселман дини оешмасы эшли (2000 елда теркәлә).

Күренекле кешеләре

Кизнер районында техник фәннәр докторы В.Г.Гайнетдинов туган (Кибья авылы).