1864 елда «Губерна һәм өяз земство учреждениеләре турында нигезләмә» тарафыннан Земство реформасы барышында кертелә.

1865 елда земстволар – 19 губернада, шул исәптән Казан губернасында ачыла.

Земстволарның җитәкче органнары – губерна яки өяз җыелышлары, башкарма органнары земство идарәләре була.

Земство җыелышлары яшерен тавыш бирү юлы белән 3 елга сайланучы гласныйлардан торган. Сайлаулар милек цензы һәм куриаль система нигезендә үткәрелә (бүленеш нигезендә катлау түгел, ә икътисади принцип ята). Аларда 25 яшьтәге, билгеле бер урында кимендә бер ел яшәгән ир-ат катнаша.

Сайлаучылар

Сайлаучылар 3 куриягә (разрядка) бүленә: 1) кимендә 200 дисятин җире булган җирбиләүчеләр һәм 15 мең сумнан артык күчемсез милек ияләре яисә елына 6 мең сумнан артык керем алучылар; 2) елына кимендә 6 мең сум керемле сәүдә яки сәнәгать оешмасына, яисә 500 дән 3 мең сумга кадәрле күчемсез милеккә ия булган шәһәр кешеләре; 3) авыл җәмәгатьләре вәкилләре (алар өчен сайлаулар күп баскычлы була).

Гласныйларны сайлау

Губерна земство җыелышларына гласныйларны өяз земство җыелышларында яшерен тавыш бирү нигезендә сайланганнар (6 өяз гласныеннан 1 гласный). 1890 елның 12 июне нигезләмәсе гамәлгә кертелгәч, гласныйларның гомуми саны киметелә, дворяннар катлавының вәкиллеге башка катлаулар, аеруча крәстияннәрне киметү исәбенә шактый арттырыла. Сайлаучылар саны кыскартыла (җир яки башка күчемсез милеккә кимендә бер ел хокукы булган физик һәм юридик затлар гына сайлый ала), милек цензы арттырыла.

1864 елгы нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, Казан губернасында 313 өяз гласные (1890 елгы нигезләмә буенча – 274), шул исәптән җирбиләүчеләрдән – 126 (124), авыл җәмәгатьләреннән – 145 (112), шәһәр кешеләреннән – 42 (38), губерна гласныйлары 51 (41) була.

Казан губернасы земство җыелышларында дворяннар өстенлек итә. 1890 елгы реформага кадәр өяз земстволарында дворяннар – 39,1% (1889 ел), реформадан соң – 44,1% (1892 ел); крәстияннәр – 47,6% (1889 ел), 45,4% (1892 ел); шәһәр кешеләре – 13,3% (1889), 10,5% (1892 ел) була.

Гласныйлар хезмәт иткән өчен хезмәт хакы алмаган.

Губерна һәм өяз земство җыелышлары

1865 елның 12 октябрендә – өяз, ә 20 ноябрьдә Казан губерна земство җыелышлары эшли башлый. Чираттагы һәм чираттан тыш губерна һәм өяз земство җыелышлары үткәрелә. Чираттагы җыелышлар өчен сессияләрне үткәрү һәм аларның иң күп дәвам итү вакыты билгеләнә. Чираттагы өяз сессияләре – сентябрьдән (дәвамлылыгы 10 көннән дә артык булмый), губерналарныкы декабрьдән дә соңга калмый (20 көннән дә артык булмый) җыелырга тиеш була.

Губерна земство җыелышында – губерна дворяннарының, өяз земство җыелышларында өяз дворяннары башлыгы рәислек итә. Эшләрне алдан карау өчен гласныйлардан даими (мәсәлән, гомуми, протест белдерүче, доклад әзерләүче, юридик, техник) һәм вакытлы әзерлек комиссияләре оештырыла. Ревизия комиссиясе генә мәҗбүри була. Барлык комиссияләр так сандагы гласныйлардан тора һәм яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана.

Земстволар эшчәнлеге

Земстволар утырыш беркетмәләре алып барырга һәм журналлар яки Земстволар җыелышлары карарларын нәшер итәргә тиеш була. Земстволар органнары җитәкчеләрен сайлау, эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләү, белгечләр сайлау һәм аларны өйрәтү мөстәкыйль рәвештә алып барыла. Шул ук вакытта аларның бөтен эшчәнлеге хакимиятнең ныклы контроле астында була: Земство карарларын, заемнар белән эшләү (Земствоның юридик статусы була), смета проектларын, идарә рәисен сайлауларны – губернатор, ә 1890 елдан земство һәм шәһәр эшләре буенча Казан губерна идарәханәсе (присутствиесе) карый һәм раслый.

1867 елгы закон земство докладларын һәм журналларын цензура аша үткәрүне таләп итә, земство җыелышы рәисләренең вәкаләтләрен киңәйтә. Земствоның барлык эшчәнлеге үзфинанслауга нигезләнә: аларга чыгымнарны каплау өчен махсус салымнар кертү рөхсәт ителә, кергән акчаларның бер өлеше күчемсез милектән алына. Эшчәнлек даирәсенә түбәндәге мәсьәләләр керә: юлларны һәм юл корылмаларын төзек хәлдә тоту; Земство почтасын оештыру һәм тоту, ярлыларны, авыруларны, акылдан язганнарны, ятимнәрне һәм гарипләрне иҗтимагый карау-тәрбияләү (гыйбадәт кылу урыннары, приютлар, бушлай чәйханәләр һәм ашханәләр ачу); сәламәтлек саклау (кара Земство медицинасы); авыл халкына табиблек ярдәме күрсәтүне үстерү (даруханәләр, хастаханәләр төзү); халык мәгарифе (кара Земство мәктәпләре); авыл хуҗалыгын үстерү һәм терлекләрнең күпләп үлүен булдырмау; янгынга каршы чаралар күрү; крәстиян хуҗалыгын, сәүдәне һәм сәнәгатьне үстерүгә булышу (Земство кредиты, ссуда-саклык кассалары, агрономия хезмәтләре оештыру; авыл хуҗалыгы складлары төзү); мөлкәтне земство иминиятләштерүен идарә итү; хөкүмәтнең җирле ихтыяҗлар һәм керемнәр турында кайгыртуына ирешү.

Бюджет

Земство бюджеты елдан-ел арта бара: 1890 елда аның чыгым өлеше – 1612,7 мең, 1902 елда 2395,8 мең сум тәшкил итә. Чыгымнар медицинага (1890 елда – 21%; 1902 елда – 31,1%), халык мәгарифенә (1890 елда – 16,2%, 1902 елда – 18%), җир идарәсенә (1890 елда – 8,5%, 1902 елда – 10,2%), хөкүмәт чыгымнарына (1890 елда – 18%, 1902 елда – 4,6%), икътисади тотрыклылыкны ныгытуга (1890 елда – 4,1%, 1902 елда – 3,6%), юлларга (1890 елда – 3,7%, 1902 елда – 9,8%); җәмәгать тарафыннан карау-тәрбияләүгә (1890 елда – 7,6%, 1902 елда – 5,5%), башкаларга (1890 елда – 20,9%, 1902 елда – 17,1%) бүленә. Профессиональ әзерлек таләп итүче земство вазифаларын башкару өчен земство идарәләре хезмәткәрләрне (табибләр, мөгаллим, статист, агроном, ветеринар, инженер, техник, фельдшер, акушерларны һ.б.) чакыра алган.

Басмалары – «Казанская газета» һәм «Земская неделя» журналы. Земстволар 1918 елда Совет хөкүмәте декреты белән бетерелә.

Шулай ук кара Земство статистикасы, Земство телефон челтәре.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр.2. СПб., 1864. Т. 39, отд. 3. Прил.;

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 3. СПб., 1890. Т. 10, отд. 1. № 6924.

Әдәбият

Веселовский Б.Б. История земства за сорок лет: В 4 т. СПб., 1909–13;

Брод А.Д. К пятидесятилетию Земских учреждений 1864–1914. Казань, 1914;

Абрамов В.Ф. Казанское земство в пореформенный период (1865–1890 гг.): Дис. ... Л., 1989;

Герасименко Г.А. Земское самоуправление в России. М., 1990;

Низамова М.С. Казанское земство в конце XIX — начале XX вв.: местное самоуправление и земское общественное движение: Дис. ... Казань, 1995.

Автор – Л.М.Айнетдинова