Зөя елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 117,9 км (ТР чикләрендә – 32 км), бассейнының мәйданы 1587 км2. Елга башы Чуаш Республикасы территориясендә, Буа районының Исәк авылыннан Бик-Үти авылына кадәрге җирдә Чуаш Республикасы чиге буйлап ага, тамагы Апас районының Дәүләки авылыннан 1 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 208 м, тамагыныкы – 60 м. Боланың су җыелу урыны – ерымнар, сызалар һәм кушылдык елга үзәннәре белән нык бүлгәләнгән калку тигезлек. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 6%.

Елганың 35 кушылдыгы бар, аларның алтысы ТР территориясендә; иң зурлары – Чирмешән (32,8 км) һәм Кече Бола (41 км). Елга челтәренең тыгызлыгы 28 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Елга үзәнлеге трапеция сыман, киңлеге урта агымда 2-4 км, түбән агымда – 6 км га кадәр. Тугае ике яклы, киңлеге 0,2-4 км. Елга юлы бормалы, киңлеге 2 дән алып 14 м га кадәр. Елга тирәнлеге сай җирендә 0,2 м, киң җирендә 1-3 м чамасы. Елга режимы 1950 елдан башлап Апас районының Чәтбаш авылы янындагы су үлчәү постында өйрәнелә. Җир асты туендыру модуле 0,11-3 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Чәтбаш авылы янында су биеклегенең уртача еллык тирбәлеше 5,1 м (максималь 5,9 м). Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 95 мм, ташу вакытындагы су катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Урыны белән боз капламы тотрыксыз. Кыш ахырына бозның калынлыгы 67 см га җитә. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,84 м3/с.

Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-100 мг/л га кадәр. Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л).

Бола бассейнында гомуми күләме 3 млн м3 булган 4 буа бар.

Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.