Аның нигезен берникадәр куе (җыелган) урман чатыры хасил итүче һәм куак, ярымкуак, абага, үләннәр, мүк, лишайниклар белән бергә урман бергәлеген формалаштыручы агачлар тәшкил итә.

Урман – географик ландшафт элементы, күп кенә кошлар һәм җәнлекләр өчен тереклек мохите, агач, җиләк, гөмбә һәм техник чимал чыганагы, туфрак ясалуга, климат, гидрологик режимга шактый йогынты ясый.

Җирнең урман капламы биосфераның тотрыклылык факторы булып тора, атмосферада кислород һәм углекислота балансы дәрәҗәсен билгели.

ТР урманнары өч урман үсемлекләре зонасында урнашканнар. Катнаш урманнар зонасы ылыслы-киң яфраклы урманнарның юкә катыш төньяк (субүләрләрдә агачлар составында имән катнашмый һәм елга тугайларына күчә) һәм юкә белән имән катыш көньяк (биредә имән катнаш агач буларак субүләр урманнар составына керә) асзоналарына бүленә. Киң яфраклы урманнар зонасында иярченнәре – вак яфраклы юкә, очлы яфраклы өрәңге һәм элмә агачлары белән имән өстенлек итә. Урман-дала зонасында, Бөгелмә платосында, имән һәм аның иярченнәре белән беррәттән төп имән-каен һәм каен агачлыклары очрый. Татарстан территориясе буйлап Европа чыршысы ареалының көньяк-көнчыгыш, Себер чыршысы белән Себер ак чыршысыныкының көньяк-көнбатыш, гади корычагачның көнчыгыш, тигезлек имәнлекләренең төньяк-көнчыгыш чикләре уза.

ТР урман фондының гомуми мәйданы – 1270,3 мең га, шул исәптән урман белән капланган мәйдан – 1165,3 мең га. Гомуми мәйданының 1225 мең га ы һәм урман белән капланган мәйданның 1123,8 мең га ы (кеше тарафыннан утыртылган урманнар 315 мең га тәшкил итә) ТР буенча Урман хуҗалыгы агентлыгы карамагына керә.

Урман фонды мәйданының 23,5% ын ылыслы токымнар, 18,7% – каты яфраклылар, 57,5% – йомшак яфраклылар, 0,8% ын куаклар били. Идел-Кама саклаулыгы (10,1 га) һәм «Түбән Кама» милли паркының (18,5 мең га) 28,6 га урманнары РФ Табигый байлыклар министрлыгының Дәүләт әйләнә-тирә мохит хезмәте, 16,7 мең га урманнар – башка ведомстволар карамагында.  

Республиканың урман фондын 1 нче һәм 2 нче төркем урманнар тәшкил итә.

1 нче төркем урманнар 536,6 мең га били. Аларның төп максаты – су саклау, ышыклану, санитар-гигиена, сәламәтләндерү һәм башка функцияләрне үтәү, аларга шулай ук аеруча саклаулы табигать территорияләре (31 мең га) һәм торак пунктлар тирәсендәге яшеллек зоналары (134,1 мең га) керә.

2 нче төркемгә чикле күләмдә файдаланылучы урманнар карый, аларның гомуми мәйданы – 688,4 мең га. Гомуми агач запасы 168,8 млн м3, уртача запас – 142,5 м3/га, уртача еллык үсеш 4,13 м3/га. Гомуми агач запасының 25,3% ы ылыслыларга, 13,4% – каты яфраклылар, 61,3% йомшак яфраклыларга туры килә. Өлгергән һәм картайган агачларның запасы 32 млн м3 (ылыслылар – 7,6%, каты яфраклылар – 7,4% һәм йомшак яфраклылар – 85%) тәшкил итә. Өлгергән агачларның уртача запасы 192 м3/га (шул исәптән ылыслыларга – 308 м3/га, каты яфраклыларга – 143 м3/га, йомшак яфраклыларга 203 м3/га туры килә).

1990 еллар башыннан төп урманнарны файдалану буенча диләнкеләрне кисү 35-40% ка үтәлә, шул сәбәпле көчле темплар белән картайган урманнарның туплану процессы бара. Өлгергән һәм картайган агачларның 10 млн м3 дан артык (31,4%) запасы кыйммәте аз булган усаклыкларга туры килә, аларда 1,5 млн м3 дан артык картайган агачлар тупланган.

Урман җирләрендә (кисенделәр, янык, буш урыннар һәм башкалар) урман яңартуның актив формасы буларак төп урман барлыкка китерүче токымнарны утырту һәм чәчү юлы белән урман торгызу эшләре башкарыла.

1917 елга кадәр Татарстан территориясендә 500 га мәйданда урман культуралары булдырыла. Күп кенә урман хуҗалыкларында югары продукцияле нарат, чыршы, ак чыршы участоклары сакланган, алар аеруча сакланулы территорияләр (Бохарай наратлыгы, «Утыртылма урман», Турминка урман дачасы, Чыршы һәм карагай урман культуралары, 1910-13 еллар, Карагай урман культуралары, 1906) булып билгеләнгән.

1917-2002 елларда 495 мең га дан артык мәйданда урман культуралары (күбесенчә нарат, чыршы, имән, өлешчә карагай, каен, тополь) булдырыла. Беренче чиратта, пошилар таптавыннан, шулай ук корткыч бөҗәкләр зарарлаудан, гөмбәчек авыруларыннан, вак яфраклы токымнарның үсеп китүеннән утыртылган культураларның бер өлеше үлә. Республика урман хуҗалыклары урман торгызу белән беррәтән саклаучы урманнарны җәелдерү, ерым, сыза һәм яр буйларына агачлар утырту, кыр ышыклау һәм юл буе полосалары булдыру эшләрен башкаралар.

1981-2002 елларда 49,4 мең га мәйданда ерым-сыза утыртмалары һәм саклагыч (ышыклагыч) полосалар булдыралар. Урман хуҗалыклары питомниклары урман культуралары һәм саклагыч урманнар үстерү өчен чәчкеннәр һәм үсентеләр үстерәләр.

Гомуми мәйданы 540 га булган 94 питомникта ел саен 100 млн нан артык утырту материалы (агач һәм куакларның 60 төре) җитештерелә, аның бер өлеше шәһәр һәм авыл торак пунктларын яшелләндерү өчен бирелә.